Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Суга чумдырылу йоласын үтәп, Мәсих Гайсәгә чумдырылган һәммәбезнең дә Аның үлеменә чумдырылуы турында беләсездер. Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. Мәсих белән бертѳрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшкән булачакбыз. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз. Гайсәнең тормышы да тәнебездә күренсен ѳчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йѳртәбез. Миңа һичкем авырлык тудырмасын, чѳнки тәнемдә Гайсәнең яра эзләрен йѳртәм. Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану ѳчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз.
Выбор основного перевода