Алар икесе дә, Раббының әмерләрен һәм Ул кушканнарны тѳгәл үтәп, Аллаһы алдында тәкъва булганнар.
Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты.
– Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.