Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Петер белән Яхъяның халыкны ѳйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сѳйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сѳйләп торган вакытта килеп, Безнең унике кабилә, ул вәгъдәнең тормышка ашуына ѳмет баглап, кѳне-тѳне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Әгрип патша, яһүдләр мине шушы ѳмет ѳчен гаеплиләр. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. (Үлгәннәрнең калганнары исә мең ел үтмичә терелмәделәр.) Бу – беренче терелү. Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр.
Выбор основного перевода