Шуңа күрә сак булыгыз, ѳч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән кѳне-тѳне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.
без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдләр ѳчен абыну ташы, греклар ѳчен – акылсызлык.
Сезне кѳендерү ѳчен түгел, бәлки сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү ѳчен, олы хәсрәт һәм йѳрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны.
Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр ѳчен генә, сезне сѳннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар.
Ә мин Раббыбыз Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, минем ѳчен бу дѳнья шул хачка кадакланды, ә мин – дѳнья ѳчен.