Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинәне тапкан, ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм, шатланып, бѳтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган.
Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган.
Шулай ук сезнең һәркайсыгыз үзенең бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый.