Ниһаять, имандашлар, сау булыгыз. Камиллеккә омтылыгыз, бер-берегезне рухландырыгыз, бер фикердә булыгыз, тату яшәгез: мәхәббәт һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр.
Моңа инанганлыктан, шуны беләм: мин калачакмын һәм, сезнең имандагы уңышыгыз һәм куанычыгыз ѳчен, барыгыз белән бергә булачакмын.
Сез шулай ук куаныгыз һәм минем белән бергә шатланыгыз.