Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Элек кылган яман эшләрегездән сез нинди файда алдыгыз? Ул чакта алган нәрсәләрдән хәзер сез ояласыз, чѳнки аларның ахыры – үлем. Чѳнки кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йѳртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр – Изге Рух теләгәнчә фикер йѳртәләр. Кешелек табигате буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау – тормышка һәм иминлеккә китерә. Шунлыктан аның хезмәтчеләре дә хаклык хезмәтчеләре булып кылана икән, бу гаҗәп түгел. Әмма ахыр чиктә алар кылган гамәлләренә карап җәза алачак. Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнең арагызда да ялган ѳйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хѳкемдарны да инкяр итеп, үз ѳсләренә кѳтелмәгән һәлакәт китерерләр.
Выбор основного перевода