Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Ярыш мәйданында йѳгерүчеләрнең һәммәсенең йѳгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу ѳчен йѳгерегез! җирдәге нәрсәләр турында түгел, һәрвакыт күктәгеләр турында уйлагыз. Шуны да беләбез: канун тәкъва кешеләр ѳчен түгел, бәлки канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гѳнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, атасын яки анасын үтерүчеләр һәм кеше үтерүчеләр ѳчен, Изге туганнар, сезне дә Аллаһы чакырып алган. Шуңа күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманның Аллаһы җибәргән Баш Руханиен саклагыз. Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде.
Выбор основного перевода