Коллар, дѳньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, кешеләргә ярарга тырышучылар кебек булмагыз, хезмәт итүегез күз буяу ѳчен булмасын, бәлки, тирән хѳрмәт белән, Аллаһыдан куркып, саф күңелдән эшләгез.
Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез.
Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез.
Ә хаксызлык кылучы үзенең кылган хаксызлыгын кайтарып алачак; Аллаһы каршында барысы да тигез.