Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. – Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сѳйләргә кѳч бир. Менә шундый ѳметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез. Сез иң беренче кѳннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин һәр гыйбадәтемдә сезнең барыгыз ѳчен шатланып дога кылам. Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер кѳнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам. Минем барыгыз турында да шулай уйлавым дѳрес, чѳнки сез минем йѳрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, бәлки Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дѳреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. Теге кешеләр исә Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән һәм зиндандагы хәлемне авырайту йѳзеннән вәгазьлиләр. Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит. Шуңа күрә, без бүтән кѳтеп тора алмадык, Афинада үзебез генә калырга булдык
К Ефесянам
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода