Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар.
Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче һәм Раббы эшендә хезмәттәшебез, сѳекле Тухик туган барысын да хәбәр итәр.
Хәлебез турында белдерү һәм күңелләрегезне күтәрү ѳчен, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сѳекле туганыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сѳйләп бирерләр.