Шуннан соң, Рух Гайсәне иблистән сынатыр ѳчен чүлгә алып китте.
Ризык капмыйча кырык кѳн һәм кырык тѳн үткәреп, Гайсә бик нык ачыкты.
Сынаучы иблис, Аның янына килеп:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде.
Гайсә җавап бирде:– «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр», – дип язылган Изге язмада!
Шуннан соң, иблис Аны Иерусалимга – изге шәһәргә алып килеп, Аллаһы Йорты түбәсенең читенә бастырды
һәм әйтте:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит:«Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Синең турыда $кайгыртырга әмер бирер.Алар Сине күтәреп алырлар,аякларың ташка бәрелмәс».
– Анда: «Раббы Аллаһыңны сынама», – дип тә язылган, – дип җавап бирде Гайсә.
Аннары иблис Аны бик биек тауга алып менеп, дѳньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бѳтен шѳһрәтләрен күрсәтте
һәм әйтте:– Әгәр Син йѳзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен!
– Кит, шайтан! – дип җавап бирде Гайсә. – Язылган: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит».
Шуннан соң иблис Аны калдырып китте, һәм Гайсә янына фәрештәләр килделәр һәм Аңа хезмәт иттеләр.
Ә без, яктылыкныкылар булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне кѳбә кием итеп, котылуга булган ѳметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк.
Чѳнки Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнең йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә.