Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!
Гайсә Үз шәкертләренә, һәрвакыт күңелне тѳшермичә дога кылырга кирәклеген күрсәтү ѳчен, гыйбрәтле хикәя сѳйләде:
Сез иң беренче кѳннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин һәр гыйбадәтемдә сезнең барыгыз ѳчен шатланып дога кылам.
чѳнки беләм: бу, сезнең догаларыгыз һәм Гайсә Мәсих Рухының ярдәме белән, миңа иреккә чыгарга булышыр.
Армый-талмый догада булыгыз, шѳкер итеп уяу торыгыз.
Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит.
Бертуктаусыз дога кылыгыз.
Нинди генә шартларда калсагыз да Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез, чѳнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны тели.