Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай бервакыт «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе» дип аталган гыйбадәтханәнең Күринидән һәм Искәндәриядән, шулай ук Киликия һәм Асия ѳлкәләреннән булган кайбер әгъзалары Эстефән белән бәхәскә керделәр, Паул һәм аның белән булган кешеләр Фругия һәм Гәләтия аша киттеләр, чѳнки Изге Рух аларга Асия ѳлкәсендә вәгазь сѳйләтмәде. Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия ѳлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам! Аларның ѳендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез. Асия ѳлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сѳекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз. Инде сезгә нәрсә әйтим? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме? Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек.
Выбор основного перевода