Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бу хәлләрнең кайчан булачагы турында язуыбызның кирәге юк, туганнар. Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк. Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар. Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат; аның Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хѳкем итә һәм сугыш алып бара. Аның күзләре ут ялкыны кебек һәм башында күп таҗлар иде. Аңа Үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган иде. Ул канга баткан кием кигән һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе. Аның артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән. Аның авызыннан, халыкларга сугар ѳчен, үткен кылыч чыгып тора, һәм Ул Үзе алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсу һәм ачу шәрабын изгечтә изә. Аның киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дигән исем язылган. Аннан соң, мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, бик югарыда очучы бѳтен кошларга мѳрәҗәгать итеп, кѳчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаһының бѳек кичке мәҗлесенә җыелыгыз! Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, кѳчлеләрнең, атларның һәм аларның җайдакларының итен, бѳтен иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм зурларның итен ашагыз». Мин теге җанварны, җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнарын күрдем. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, һәм барлык кошлар аларның итен ашап туйдылар.
Выбор основного перевода