Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүче кешегә кайгы! Ул кеше бѳтенләй дә тумаган булса, Аның ѳчен яхшырак булыр иде! Хәер, Адәм Улы, ничек алдан билгеләнгән булса, шул юл белән бара; ләкин Аңа хыянәт итүчегә кайгы! Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең аталарыбызның Аллаһысы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шѳһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз. Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды. Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы, Синең кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәһәргә җыелдылар. Мәсих дѳнья яратылганга кадәр үк алдан сайланган иде, әмма сезнең ѳчен соңгы вакытта гына ачылды.
Выбор основного перевода