Рәсүлләр исә бѳек кѳч белән Гайсә Раббының яңадан терелеп торуына шаһитлек кылдылар, һәм Аллаһы аларның һәммәсенә Үзенең мәрхәмәтен мул итеп биреп торды.
Шулай да бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар Раббыга иман китерделәр һәм аларның саны арта барды.
Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды.
Кем Мәсихкә болай хезмәт итә, ул Аллаһыга яраклы була һәм кешеләр тарафыннан хупланыла.