Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде. Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк һәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде. Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы – килгәч, Минем хакта шаһитлек бирәчәк. Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кѳтегез. Мин сезгә ул турыда сѳйләгән идем. Исраилгә тәүбә итү һәм гѳнаһлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаһының шѳһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде. – Мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын күрәм, – диде ул. Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдләр Изге Рухның яһүд булмаганнарга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр.
Выбор основного перевода