Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Аллаһыны данлап, һәрвакыт Аллаһы Йортында булдылар. Иман итүчеләр һәрвакыт рәсүлләрнең ѳйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар. Һәр кѳн Аллаһы Йортында һәм ѳйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сѳйләүләрен һәм ѳйрәтүләрен дәвам иттеләр. Атнаның беренче кѳнендә икмәк сындырып ашау ѳчен бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче кѳнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне тѳн уртасына кадәр дәвам итте.
Выбор основного перевода