Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
һәм гѳнаһлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны, башлыкларыгыз кебек үк, белмичә эшләдегез. Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды. Ә сез гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Исраилгә тәүбә итү һәм гѳнаһлары кичерелү мѳмкинлеген бирү ѳчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Әмма Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә исеме хакында Филип сѳйләгән Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдырылу йоласын үттеләр. Чѳнки алар инде Раббы Гайсә исеменә суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була. Шулай итеп, тагын нәрсә кѳтәргә? Тор һәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мѳрәҗәгать итеп, гѳнаһларыңны юып тѳшер», – диде ул миңа.
Выбор основного перевода