Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитләре. бәлки безнең ѳчен дә язылды. Раббыбыз Гайсәне үледән терелткән Аллаһыга иман итүчеләр булган безне дә Аллаһы хак санар. һәм бездә, иман итүчеләрдә, хәрәкәт итүче куәтенең чагыштыргысыз бѳек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам. Бу куәт һәм Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле кѳч – бер үк. Сез суга чумдырылу йоласын үтәгәндә Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә. Мәңгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларның бѳек Кѳтүчесен, тынычлык Аллаһысы үледән терелтте. Мәсихне үледән терелтеп, Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм ѳметегез Аллаһыда була.
Выбор основного перевода