Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. – Дога кылганнан соң алар булган урын селкенеп китте һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң иман итүчеләр Аллаһы сүзен кыюлык белән сѳйли башладылар. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани. Петер бу нотыгын сѳйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде. Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдләр Изге Рухның яһүд булмаганнарга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр. Чѳнки алар тегеләрнең таныш булмаган телләрдә сѳйләүләрен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер: Изге Рух белән сугарылган Шаул, аны тагын Паул дип тә атыйлар, Элумга туп-туры карап: Ә шәкертләр куаныч һәм Изге Рух белән тулы булдылар. Паул алар ѳстенә кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сѳйли һәм Аллаһы әйткән сүзләрне игълан итә башладылар. Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә. Канунда болай дип язылган: «Бу халыкка сәер телләрдә сѳйләүче кешеләр аша, чит кешеләрнең авызлары белән сѳйләрмен, – ди Раббы, – әмма ул чакта да мине тыңламаслар».
Выбор основного перевода