Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Изге язмада болай дип язылган: «Синең ѳчен безне һәрвакыт үтерерләр, Безне суеласы сарыкларга саныйлар». Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек. Үзебезгә-үзебез таяну ѳчен түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга таяну ѳчен, без үзебезне үлемгә хѳкем ителгәннәр кебек хис иттек. Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар. Гайсәнең тормышы да тәнебездә күренсен ѳчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йѳртәбез. Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен ѳчен, без, яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез.
Выбор основного перевода