Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сѳйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. Яһүдләр мине биш тапкыр, һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар. Мине ѳч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин ѳч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер тѳн һәм бер кѳнне ачык диңгездә үткәрдем. Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар һѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән һәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем. Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, тѳннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта һәм ялангач яшәдем.
Выбор основного перевода