Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Үзенең Улын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез ѳчен биргән Аллаһы, Аның белән бергә һәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни? Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын, чѳнки һәрнәрсә – сезнеке. Мин сезгә бик ышанам, сезнең белән чиксез горурланам. Күңелем юаныч белән тулы, һәртѳрле кайгы-хәсрәтләребезгә карамастан, чиктән тыш куанам. Әгәр, корбан буларак Аллаһыга тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә ѳстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, һәрвакыт һәм тѳрле хәлләрдә дә канәгать булырга ѳйрәндем. Мин кѳч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам. Хәзер сезнең ѳчен кичергән михнәтләремә сѳенәм һәм Үзенең тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Мәсихнең газап чигүләренең җитмәгән кадәрен үземнең тән газапларым белән тулыландырам. Сез, ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, безне һәм шулай ук Раббыны кабатлаучылар булдыгыз.
Выбор основного перевода