Чѳнки без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының иген кыры, Аллаһының корылмасы.
Бу – иманыгыз ѳстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез, чѳнки сез иманыгыз белән нык торасыз.
Шулай итеп, без – Мәсихнең вәкилләре, һәм Аллаһы Үзе безнең аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаһы белән татуланыгыз.
Карагыз аны, беркем дә Аллаһының мәрхәмәтеннән мәхрүм калмасын; ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен.