Шулай итеп, безне һәркем Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһы серләре ышанып тапшырылган идарә итүчеләр дип санасын.
Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез.
Шуның ѳчен мин Мәсих хакына зәгыйфьлекләргә, хурлауларга, мәшәкатьләргә, эзәрлекләүләргә, кысуларга түзәм, чѳнки мин зәгыйфь вакытта кѳчле.