Шуңа күрә, бер-беребезне хѳкем итүдән туктыйк, моның урынына имандашыгызның юлына киртә куймаска яки вәсвәсәгә бирелү ѳчен сәбәп тудырмаска карар кылыгыз.
Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез.