Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез. Безнең коралларыбыз дѳньяви түгел, киресенчә, алар ярдәмендә Аллаһы кодрәте белән теләсә нинди ныгытмаларны да җимерә алабыз. Бу кораллар белән без ялган дәлилләрне, Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу ѳчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз. Шуның ѳчен, начар кѳннәрдә дошманга каршылык күрсәтеп, ахыр чиккә кадәр кѳрәшкәч тә, бирешмичә нык тора алу ѳчен Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланыгыз.
Выбор основного перевода