Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар. Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан ѳлеш ала алмый. Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы һәм эшләүче һәркем тышта калачак. Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дѳнья яратылган кѳннән бирле сезнең ѳчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә. Алданмагыз: Аллаһыны алдарга мѳмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.
Выбор основного перевода