Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Мәсих белән бертѳрле үлемдә берләшкәнбез икән, үледән терелүдә дә Аның белән берләшкән булачакбыз. Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. Әгәр Гайсәне үледән терелткән Аллаһының Рухы сездә яши икән, ул чакта Мәсихне үледән терелткән Аллаһы, сездә яшәүче Рухы белән, фани тәнегезгә дә тормыш бирәчәк. Моннан тыш без Аллаһы хакында да ялган шаһитләр булыр идек, чѳнки, Ул Мәсихне үледән терелтеп торгызды, дип шаһитлек иттек. Хәлбуки, үлеләрнең терелүе булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтеп торгызмаган булып чыга. Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды. Чѳнки Раббы Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Аның белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез.
Выбор основного перевода