Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер. Шулай итеп, тагын нәрсә кѳтәргә? Тор һәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мѳрәҗәгать итеп, гѳнаһларыңны юып тѳшер», – диде ул миңа. Чѳнки без раслыйбыз: кеше, канун таләпләрен үтәүдән тыш, иман белән Аллаһы тарафыннан аклана. Чѳнки иман итмәүче ир иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде; ә болай изге булалар. Әмма ләкин кешенең канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаһы тарафыннан аклану алуын белгәнгә күрә, без дә канун таләпләрен үтәү белән түгел, бәлки Мәсихкә иман итү аша Аллаһы тарафыннан аклану ѳчен Мәсих Гайсәгә иман китердек; чѳнки канун таләпләрен үтәү белән беркем дә Аллаһы тарафыннан аклана алмас.
Выбор основного перевода