бѳтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син җибәргәнгә дѳнья ышансын ѳчен, алар да Бездә булсыннар.
Син Миңа биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар.
Мин – аларда, Син – Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дѳнья танысын ѳчен, алар бѳтен килеш бер булсыннар.
һәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаһы Улына иман белән яшим.