Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шәкертләре Гайсә белән ялгыз гына калгач, Аның янына килделәр һәм:– Ни ѳчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар. Гайсә җавап бирде:– Чѳнки инануыгыз аз. Сезгә хак сүз әйтәм: сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: «Моннан тегендә күчеп кит», – дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мѳмкин булмаган һичнәрсә булмас иде. [ Иман китергәннәр мондый галәмәт билгеләре күрсәтерләр: алар Минем исемемне әйтеп, җеннәрне куып чыгарырлар, яңа телләрдә сѳйләшерләр, кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнең ѳстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар. Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, ѳченчеләрне ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сѳйләү сәләте бирде. Һәммәсенең дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сѳйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата аламы?
Выбор основного перевода