Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнең ѳстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар. Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соң? Сатканнан соң акчасы синең карамагыңда түгел идеме? Ни ѳчен син шундый ниятне йѳрәгеңә керттең? Син кешеләргә түгел, ә Аллаһыга ялганладың. Безгә Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын. Кемгә башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларның күңелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем җитәкче булса, ул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен. Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә. Берәүгә могҗиза күрсәтү, берәүгә пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә тѳрле рухларны аера белү, кайберәүгә таныш булмаган тѳрле телләрдә сѳйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә. Мәхәббәтне максат итеп, Изге Рухтан килгән сәләтләргә, бигрәк тә пәйгамбәрлек итү сәләтенә ашкыныгыз. Күктән бирелгән таныш булмаган телдә сѳйләүче кешеләргә түгел, бәлки Аллаһыга сѳйли. Чѳнки аны һичкем аңламый, ул Изге Рух ярдәмендә серләр сѳйли. Пәйгамбәрлек итүче исә кешеләрне ныгыту, аларның рухларын күтәрү һәм алар юаныч тапсын ѳчен сѳйли. Таныш булмаган телдә сѳйләүче үзен ныгыта, ә пәйгамбәрлек итүче – иман итүчеләр бердәмлеген ныгыта. Мин шуны телим: сез барыгыз да таныш булмаган телләрдә сѳйләгез, әмма тагын да яхшысы – пәйгамбәрлек итегез. Пәйгамбәрлек итүче таныш булмаган телләрдә сѳйләүчедән ѳстенрәк, әгәр таныш булмаган телләрдә сѳйләүче үз сүзләрен кешеләргә иман итүчеләр бердәмлеген нәсыйхәт итү ѳчен аңлата алмаса. Мин сезнең хакта Аллаһы кайгыртуы белән бик нык кайгыртам бит. Чѳнки мин сезне бер генә иргә – Мәсихкә ярәштем, һәм сезне Аның алдына гыйффәтле кыз кебек китереп бастырырга телим. Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үзенең хәйләсе белән алдаган кебек, Мәсихкә карата ихлас күңелдән булган сафлыктан читкә тайпылып, фикерләрегез чуалып китмәсен иде. Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. Ул Үзе берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен башлыклар һәм ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең тәнен ныгытуга әзерләү ѳчен эшләде. Әгәр мин тоткарлансам, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган тере Аллаһы бердәмлегендә, димәк, Аллаһы йортында син нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Сез исемнәре күккә язып куелган беренче туган балалар җыенына килдегез. Сез Аллаһыга, бар кешене Хѳкем кылучы янына, камилләштерелгән тәкъва кешеләрнең рухлары янына килдегез.
Выбор основного перевода