Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Безнең бердәнбер тәнебездә әгъзалар күп, аларның эшләре тѳрле-тѳрле. Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була. Безгә Аллаһы биргән мәрхәмәт буенча, һәрберебезнең Аллаһы тарафыннан бирелгән рухи сәләтләре тѳрле: кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелсә, шул, иманы нисбәтенчә, әлеге сәләтне куллансын. Кемгә хезмәт итү сәләте бирелсә, ул хезмәт итсен; кемгә ѳйрәтү сәләте бирелсә, ѳйрәтсен. Аллаһы сезне чакырган ѳмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз – бер тән, һәм Рух та – бер. Мәсих Үзе кирәк санаганча һәрберебезгә Үзенең бүләкләреннән ѳлеш чыгарган. Аллаһы Үзе дә моны безгә галәмәтләр, могҗизалар вә тѳрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте.
Выбор основного перевода