Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме һәм Аллаһыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм Аллаһы тарафыннан акландыгыз. Шулай итеп, элекке тормышыгызны исегезгә тѳшерегез. Сезне, тумышыгыз белән яһүд милләтеннән булмаганнарны, үзләре тән йоласын үтәп, «сѳннәткә утыртылганнар» дип аталучы кешеләр сезне «сѳннәтсезләр» дип атыйлар иде. Ул чакта сез Мәсихсез, Исраил җәмгыятеннән читтә, Аллаһы Үз халкына биргән вәгъдәгә нигезләнгән килешүләрдән ерак, бу дѳньяда ѳметсез һәм Аллаһысыз идегез. Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.
Выбор основного перевода