Аллаһы биргән мәрхәмәт ярдәмендә сезнең һәрберегезгә әйтәм: үзегез хакында тиешлесеннән артык уйламагыз; бәлки һәрберегез, Аллаһы биргән иман микъдарынча, аек фикерле булыгыз.
Чѳнки бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка тѳрле.
Без исә Аллаһы билгеләгән чикләрдән тыш мактанмыйбыз. Арагыздагы хезмәтләребез дә шул чикләргә керә.