Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хѳкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык! Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә ѳмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү ѳчен язылган. Ә без инде зирәклек турында җитлеккән иман итүчеләр арасында сѳйлибез. Әмма ул – хәзерге заман акылы һәм бу дѳнья хакимнәренең акылы түгел, алар бетүгә таба бара бит. Ә без Аллаһының дѳнья яратылганчы ук даныбыз ѳчен билгеләнгән, яшерен серле зирәклеге турында сѳйлибез.
Выбор основного перевода