Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр. Бәйрәмнең соңгы, бѳек кѳнендә Гайсә торып басты һәм кѳчле тавыш белән әйтте:– Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен. Миңа иман итүченең, Изге язмада әйтелгәнчә: «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак». Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде. Һәммәсенең болыт астында торулары һәм диңгез аша чыгулары алар ѳчен Муса ѳммәтенә чумдырылу булды. Һәммәсе дә күктән җибәрелгән бер үк ризыкны ашады. Һәммәсе дә үзләре белән йѳргән рухи кыя таштан күктән җибәрелгән бертѳрле эчемлекне эчте; бу кыя таш исә – Мәсих Үзе. Югыйсә, рухың белән генә Аллаһыга шѳкер иткәндә, синең әйткәнеңне аңламаучы гади кеше рәхмәт укуыңа ничек «амин» дип ризалыгын белдерер? Аллаһы безне дәһшәтле үлемнән коткарды һәм коткарачак, безнең ѳчен кылган догаларыгыз белән безгә сез дә ярдәм иткәнгә күрә, Аның киләчәктә дә коткарачагына ѳмет баглыйбыз. Шулай итеп, күпләрнең ялваруларына җавап итеп безгә бирелгән мәрхәмәт бүләге хакына күпләр безнең ѳчен Аллаһыга рәхмәт укыйлар. Шуңа күрә, яһүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чѳнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер. Чѳнки Аның аша безнең икебезнең дә, ягъни яһүд һәм яһүд булмаганнарның, бер Рух белән Ата каршына бару юлыбыз бар. Аллаһы сезне чакырган ѳмет тик бер генә булган кебек, сез барыгыз – бер тән, һәм Рух та – бер. Шуңа күрә яһүд булмаганнар һәм яһүдләр, сѳннәтле һәм сѳннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар, коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында.
Выбор основного перевода