Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Куанучылыр белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз. Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була. Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнең тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнең тулылыгы. Ул моны изгеләрне хезмәт итүгә, Үзенең тәнен ныгытуга әзерләү ѳчен эшләде. Чѳнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы. Ул – тәннең Башы, ә тән – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге; һәрнәрсәдә беренче булсын ѳчен Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан иң беренче булып торган, Хәзер сезнең ѳчен кичергән михнәтләремә сѳенәм һәм Үзенең тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Мәсихнең газап чигүләренең җитмәгән кадәрен үземнең тән газапларым белән тулыландырам.
Выбор основного перевода