Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту ѳчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. Яһүдләрне Аллаһыга китерү ѳчен, аларга яһүд кебек булдым; Муса канунын тотучыларны Аллаһыга китерү ѳчен, үзем канун астында булмасам да, алар алдында канун астындагы кебек булдым. Муса канунын белмәгәннәрне Аллаһыга китерү ѳчен, алар алдында канунны белмәүче кебек булдым. Әлбәттә, бу – мин Аллаһы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам. Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым.
Выбор основного перевода