Кем бер кѳнне икенчесеннән мѳһимрәк саный икән, ул аны Раббы хѳрмәтенә мѳһим дип исәпли. Кем ашый икән, ул Раббы хѳрмәтенә ашый, чѳнки Аллаһыга шѳкер итә. Кем ашамый икән, ул Раббы хакы ѳчен ашамый һәм Аллаһыга шѳкер итә.
Бу ялганчылар никахлашуны тыялар, һәм Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шѳкер итеп кабул итсеннәр ѳчен булдырса да, кайбер ризыкларны ашамаска кушалар.
Әмма Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шѳкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш,