Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кайберәүләрнең иманы аңа һәртѳрле ризыкны ашарга рѳхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый. Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хѳкем итмәсен; чѳнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән. Башканың хезмәтчесен хѳкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; һәм басып торачак, чѳнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле. Берәүләр ниндидер бер кѳнне башка кѳннән мѳһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр кѳнне бертѳрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын. Кем бер кѳнне икенчесеннән мѳһимрәк саный икән, ул аны Раббы хѳрмәтенә мѳһим дип исәпли. Кем ашый икән, ул Раббы хѳрмәтенә ашый, чѳнки Аллаһыга шѳкер итә. Кем ашамый икән, ул Раббы хакы ѳчен ашамый һәм Аллаһыга шѳкер итә. Чѳнки безнең беребез дә үзе ѳчен яшәми һәм беребез дә үзе ѳчен үлми. Әгәр яшибез икән – Раббы ѳчен яшибез, үләбез икән – Раббы ѳчен үләбез. Шуңа күрә, яшибезме яки үләбезме – без һәрвакыт Раббыныкы. Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә. Шулай булгач, син ни ѳчен имандашыңны хѳкем итәсең? Ә син ни ѳчен имандашыңны кимсетәсең? Без барыбыз да Аллаһының хѳкем итү урыны алдына басачакбыз. Үз карашларыңны үзең белән Аллаһы арасында гына саклап тот. Үзе дѳрес дип санаган нәрсә ѳчен үзен хѳкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле. Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларны таныганлыктан, корбан ителгән ризыкны потка табыну дип санап ашаганга, кайберәүләрнең зәгыйфь вѳҗданнары пычрана.
Выбор основного перевода