Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дѳньяга тормыш Бирүче, – диде.
Шулай ук без күп булсак та, Мәсихтә бер тәнне тәшкил итәбез, аерым-аерым исә һәрберебез икенчебезнең әгъзасы була.
Мәсих – күп әгъзаларга ия булган тән кебек; тән күп әгъзалардан торса да, бер бѳтен тәнне тәшкил итә.
Без һәммәбез дә: яһүдләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, Мәсих тәненә кушылдык, һәм һәммәбезгә эчү ѳчен шул ук Рух бирелде.