Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
Һәм, касәне алып, шѳкрана итте һәм аны аларга бирде.
– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан.
Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаһыга шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
Касәне алып, Ул Аллаһыга шѳкрана итте һәм аларга бирде. Барысы да аннан эчтеләр.
Ул аларга әйтте:– Бу – күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан.
Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде.– Бу – Минем сезнең ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул.
Аштан соң Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде һәм әйтте:– Менә бу касә – Минем сезнең ѳчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү.