Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һәм Минем хакка шушындый бер баланы кабул иткән кеше Мине кабул итә. – Шушындый балаларның берсен Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә. Ә Мине кабул иткән кеше Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә. – Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә, – диде Ул шәкертләренә. – Ә Мине кабул иткән кеше Мине Җибәрүчене кабул итә. Арагызда иң кечкенәгез чын мәгънәсендә бѳек кеше. Сезне тыңлаучы Мине тыңлый, сезне кире кагучы Мине кире кага; Мине кире кагучы исә Мине Җибәрүчене кире кага. Гайсә исә, бер ишәк табып, аңа атланды һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды: Сезгә хак сүз әйтәм: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине Җибәрүчене кабул итә. Ләкин минем авыруым сезнең ѳчен сынау булса да, миңа чирканып карамадыгыз һәм мине кире какмадыгыз, бәлки Аллаһы фәрештәсен, Мәсих Гайсәнең Үзен кабул иткән кебек кабул иттегез.
Выбор основного перевода