Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, анда сезне кабул итмәсәләр, аның урамнарына чыгып, болай дип әйтегез: «Хәтта шәһәрегезнең аякларыбызга кунган тузанын да үзегезгә кагып калдырабыз; шулай да белегез, Аллаһы Патшалыгы якынлашты». Сезгә әйтәм: кыямәт кѳнендә ул шәһәргә караганда Сәдүм шәһәренә җиңелрәк булыр. Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар һәм Икүниун шәһәренә киттеләр. Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде.
Выбор основного перевода