Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Барыгыз! Мин сезне бүреләр арасына бәрәннәрне җибәргән кебек җибәрәм. Ә ялланган кѳтүче – чын кѳтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һѳҗүм итеп, аларны таратып бетерә. Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, кѳтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген мин беләм. Сезнең иманга итагатегез һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мин сезнең ѳчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күңелле булуыгызны телим. Шуның ѳчен тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез.
Выбор основного перевода