Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк һәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде.
Әмма Мин хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең ѳчен хәерлерәк. Чѳнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен.
Ул килгәч, дѳньяны гѳнаһка, хаклыкка һәм хѳкемгә карата фаш итәчәк:
гѳнаһка карата, чѳнки кешеләр Миңа иман итмиләр;
хаклыкка карата, чѳнки Мин Атам янына барам һәм сез инде Мине бүтән күрмәссез;
хѳкемкә карата, чѳнки инде бу дѳньяның мирзасы хѳкем ителде.
Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. –
Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде.